Мин туган телемнең сүз белгеч остасы
Син аңла, кариэм, мин аның атасы
Хикаять, әкият, риваять ниһаять —
Кайсысын сөйләем, син адәм миңа әйт
Өйрәтмә, балакай, итмәген син фөръяд
Тыңлагың килмәсә — барып йоклада ят!
Акыра, бакыра белешләр чакыра
Бәйләнмәген миңа әй син, бичара…
Урлашып, алдашып байлыгыгыз таша
Гадел кешедән көнчелегез шаша
Югарга, яктыга атларга тырыштым
Тик сине югалттым, адаштым-садаштым
Эзләдем, эстәтем тормышның максатен
Мин бик соң аңладым мәкалнең мәгнәсен
Пычакны үткерләп, сүземне үткенләп
Гаепле халыкны басабыз бергәләп
Алдакчы, астыртын, купышлы балалар
Без килгәнне күреп йөгереп качалар
Син кичермә иптәш күп үтәр вакытлар
Хәзерге дөньяда һич кирәкми алар!
Мине җиңәм дип — нәрсә?! Җиңәлмәссең кыйналма!
Кулымман суксам — көчекләй син олама
Бу балалар миңа бәйләнә дип йөгерерсең атаңа
Энем тизрәк мылтык чыгар! Әнә бара! Ат аңа!
Шом балалар югалың — цуцкаланмаң сез монда,
Энем минем карап тормый мылтык кулда булганда
Эле бар синең вакытың — карап торма аптырап,
Йокламасаң булды малай — хәзер итәм бит харап!
Эшетәсең палам — минмен Аллам!
Пы дөньяда — мин Каһарман!
Кемте яман?! Синсең Һаман!
Әйбәтләп суккалап баткакка батырам!
Йөремә урам — таратып харам
Ершаеп капкадан атласаң — агырам!
Пеләте халык — мин ZAK булам!
Яшентә, картынта җәлләми басам!
Кемте каршы?! Ул таяк ашый,
Көнләшкән халыкның бозыла тормышы!
Йөгрәм ашыгып — йөрим сугышып
Килгән дошманнарның башын очырып!
Кемте батыр?! — Синсең батыр!
Шундый батыр цалцык суда ятыр!
Гомерең бик кыска — башыңны син сакла
Якшы кеше бул…и Алла Тагалә…
Мин цыксам палам юлдан кит!
Мин укысам — яңгрый күкерт!
Тәм алсам авызтан цыга ут!
Минем ерым — яңгырлы полыт
Миңа тейсәң — калыр синнәң туфрак,
Киңәш бирәм — җир бит йомалак!
Пеләте халык — минем атым ZAK
Бу сүзләргә син сал колак!
Тыңла хәзер: бу минең гасыйр,
Сузем әзер, тоталасыңма сер!
Китең моннан! Бу ни хайван?!
Батыр халыкны калдырамын хайран!
Барма муллага дога укырга!
Булышмый Әльхам дә Көльхуалла!