Алсу пион

Туган көнгә бүләк иттең
Алсу пион.
Хисләребез кавыштырды
Ярсу куен.
Әйттең: сөю билгесе дип
Алсу пион,
Авыр чакта, дидең, гелән
Миңа сыен, миңа сыен.

Хәзер бакчамда үстерәм
Алсу пион.
Гөлләргә караган саен
Шундый кыен.
Серләремне чишәм сиңа,
Алсу пион.
Яшьлек таңым искә төшә, искә төшә,
Җәйләр саен.

Мәхәббәткә шаһит булды
Алсу пион,
Күңелләргә кереп тулды
Сөю-коен.
Еллар аша балкый кебек
Алсу пион.
Нигә юллар аерылды —
Аңлау кыен, аңлау кыен.

Хәзер бакчамда үстерәм
Алсу пион.
Гөлләргә караган саен
Шундый кыен.
Серләремне чишәм сиңа,
Алсу пион.
Яшьлек таңым искә төшә, искә төшә,
Җәйләр саен.

Туган көнгә бүләк иттең
Алсу пион.
Хисләребез кавыштырды
Ярсу куен.
Сагышларым аңлый төсле
Алсу пион.
…Бүген мында чәчәк туе —
Уйный коен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »