Озак яшә, әнкәй

Рәхмәт, әнкәй, фатыйхаңны бирдең,
Ак биләүгә безне биләдең,
Канатланып, көнне-төнне белми,
Бишек җырын җырлап көйләдең.

Әнкәй бәгърем, яшә йөзгә кадәр!
Әй сөеклем, йөз яшь әз булыр.
Гөлләр түгел, җырлар бүләк итәм,
Җыр мәңгелек, ә гөл тиз сулыр.

Тәбриклимен туган көнең белән,
Шөкер, әнкәй, табын мөбарәк.
Назлап кочам, үбәм битләреңнән,
Син булганга бәхетем түгәрәк.

Әнкәй бәгърем, яшә йөзгә кадәр!
Әй сөеклем, йөз яшь әз булыр.
Гөлләр түгел, җырлар бүләк итәм,
Җыр мәңгелек, ә гөл тиз сулыр.

Бәхет теләп килер язлары да,
Ниләр генә телим, әнием?
Йөрәк парәм, минем газизкәем,
Мин һаман да синең бәбиең.

Әнкәй бәгърем, яшә йөзгә кадәр!
Әй сөеклем, йөз яшь әз булыр.
Гөлләр түгел, җырлар бүләк итәм,
Җыр мәңгелек, ә гөл тиз сулыр.

Голосов пока нет
« »