Әллә каян килде бу ярату,
Дөньялардан туйган чагымда.
Күк күкрәтеп, яшен яшьнәтте дә
Яңгыр булып яуды җаныма.
Әллә каян килде бу ярату,
Килеп какты күңел ярыма.
Дулкын булып тулды, ялкын булып,
Кояш булып атты җанымда.
Әллә каян килде бу ярату,
Әйтеп аңлата алмыйм хисемне.
Кара көчләр мине җиңә алмас,
Мин ярату белән көчлемен.
Әллә каян килде бу ярату,
Килеп какты күңел ярыма.
Дулкын булып тулды, ялкын булып,
Кояш булып атты җанымда.
Әллә каян килде бу ярату,
Бар дөньяны өзелеп яраттым.
Шул сөюдән мәхрүм итә күрмә,
Шуны гына сорыйм, Я Раббым!
Әллә каян килде бу ярату,
Килеп какты күңел ярыма.
Дулкын булып тулды, ялкын булып,
Кояш булып атты җанымда.