Кирәк түгел

Ятлар белән чуалуым
Түгел инде яңалык.
Миндә калмады хисләр
Дөрләп-дөрләп янарлык.

Сөям димә, кирәк түгел
Төсе уңган сөюең.
Нигә кирәк газапларның
«Бәхет бит ул» диюең?

Сиңа дигән олы хисләр
Нигәдер тоныкланды.
Диңгезләрдәй шаулап торган
Сөю дөньям тын калды.

Сөям димә, кирәк түгел
Төсе уңган сөюең.
Нигә кирәк газапларның
«Бәхет бит ул» диюең?

Шатлан әле, сөен әле,
Оныт әле мин барын.
Азат итөм сөюемнән,
Сиңа ни кирәк тагын?

Сөям димә, кирәк түгел
Төсе уңган сөюең.
Нигә кирәк газапларның
«Бәхет бит ул» диюең?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »