Тәрәзәләрдә утлар сүнгән чак

Язмыш мине сиңа гашыйк иткән,
Сөюемне ләкин күпсенгән.
Җилләр булып тәрәз кагар идем,
Тәрәзәңдә инде ут сүнгән.

Тик бер тамчы якты кирәк җанга.
Табыйм икән аны кемнәрдән?
Төнге күкне болыт каплап алган,
Тәрәз(ә)ләрдә утлар сүнгәннәр.

Тәрәзәңдә инде утлар сүнгән,
Күптән, ахры,йоклап киткәнсең.
Көткән булсаң,утың сүнмәс иде,
Күз дә йоммас идең, көтсәң син.

Тик бер тамчы якты кирәк җанга.
Табыйм икән аны кемнәрдән?
Төнге күкне болыт каплап алган,
Тәрәз(ә)ләрдә утлар сүнгәннәр.

Утлар сүнгән күңел тәрәзәңдә,
Ут булмагач,тәрәз какмадым.
Җаннарыма урын таба алмыйча,
Урамнардан ялгыз атладым.

Тик бер тамчы якты кирәк җанга.
Табыйм икән аны кемнәрдән?
Төнге күкне болыт каплап алган,
Тәрәз(ә)ләрдә утлар сүнгәннәр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »