Добавлено Зәки в СБ, 01/02/2014 - 23:12
Агиделкәй аккын, суы салкын,
Барма якын, дулкын какмасын.
Хәмдиянең ак калфагы
Яңа каралган чагы;
Хәмдиягә сүз әйтмәгез,
Зиһне таралган чагы.
Бер битең айдай, берсе кояш,
Яман күздән аллам сакласын.
Хәмдиянең ак калфагы
Яңа каралган чагы;
Хәмдиягә сүз әйтмәгез,
Зиһне таралган чагы.
Ярлыгынай булып яраралмаган,
Җаннар көйдерер өчен яралган.