Әткәй (өченче вариант)

Төшләремдә күрәм әтиемне,
Җырлый-җырлый атын җиккәнен,
Җылы караш ташлап әниемә,
Зур капкадан чыгып киткәнен.

Кайта идең, әткәй, кичкә калып,
Сөйли идең ниләр күргәнең,
Бигърәк тәмле иде кипкән икмәк —
"Куян күчтәнәче" дигәнең.

Әйтә идең миңа гомеремне
Бушка үткәрмә улым, дип.
Изгелекләр эшләп үссәң әгәр,
Балкып торыр гомер юлың, дип.

Әйткән сүзең, изге теләкләрең,
Үтәлерләр һәрбер эшемдә.
Калган гомерләрең озын булсын,
Рәхмәт әткәй барсын өчен дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »