Кара күзләр

Категория: көе сүзләре

Кара карагаттай күзләре,
Карады да, бүлде уемны.
Иң кадерле йөрәк сүзләрем
Сихырлаган кебек тоелды.

А — а — а — а — а,
А — а — а — а — а.
Карашымда миңа (синең) таң ата,
Саф йөрәгем сине ярата.

Бер карашым урлый йокыны,
Хуҗа булдым яшьлек серенә.
Хәзер мин мәхәббәт тоткыны,
Гашыйк иттең мине үзеңә.

А — а — а — а — а,
А — а — а — а — а.
Карашымда миңа (синең) таң ата,
Саф йөрәгем сине ярата.

Карагатны кояш карайта,
Синең күзең кайда карайды?
Туры карап мине оялтма,
Болайда бит йөзем саргайды.

А — а — а — а — а,
А — а — а — а — а.
Карашымда миңа (синең) таң ата,
Саф йөрәгем сине ярата.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »