Җырла, җырла, дип әйтсәгез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Ә-ә-әй, сезгә нинди җыр кирәк?
Сез дусларга җырлар өчен
Сандугач моңы кирәк.
Ә-ә-әй, сандугач моңы кирәк
Сез дусларга җырлар өчен
Сандугач моңы кирәк.
Өфе — Казан юлларының
Баганалары чыршы,
Ә-ә-әй, баганалары чыршы.
Башыгызга (башкаеңа) моңнар төшсә,
Сез дә (син дә) булырсыз (булырсың) җырчы.
Ә-ә-әй, сез дә (син дә) булырсыз (булырсың) җырчы.
Башыгызга (башкаеңа) моңнар төшсә,
Сез дә (син дә) булырсыз (булырсың) җырчы.
Безнең якта куе (кара) урман,
Карап үтәргә кирәк,
Ә-ә-әй, карап үтәргә кирәк.
Җыр белмәгән, моң сөймәгән
Безнең халыкта сирәк.
Ә-ә-әй, безнең халыкта сирәк
Җыр белмәгән, моң сөймәгән
Безнең халыкта (якларда) сирәк.
Эх, май үтә, май үтә,
Май үтә дә, җәй җитә,
Ә-ә-әй, май үтә дә, җәй җитә.
Май үткәнгә кайгырмагыз (тик кайгырмыйк),
Безнең яшь гомер үтә.
Ә-ә-әй, безнең яшь гомер үтә
Май үткәнгә кайгырмагыз (тик кайгырмыйк),
Безнең яшь гомер үтә.
* — татар халык сүзләренә нигезләнеп язылган
Бу җыр Резедә Әминева репертуарында бар « »