Өфе — Казан дуслыгы

Дуслыктан да кадерлерәк
Бер нәрсәдә юк,
Кеше күңелен һәр вакытта
Җылыта дуслык, җылыта дуслык.

Дуслык — яшәү матурлыгы,
Дуслык — күңел хушлыгы,
Тәнгә шифа, җанга шифа,
Өфе — Казан дуслыгы,
Өфе — Казан дуслыгы.

Ике кәрдәш бер-берсен
Җитәкләп бара,
Сулышлары өлгәндә дә,
Өзелмәс ара, өзелмәс ара.

Дуслык — яшәү матурлыгы,
Дуслык — күңел хушлыгы,
Тәнгә шифа, җанга шифа,
Өфе — Казан дуслыгы,
Өфе — Казан дуслыгы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »