Рәхмәт сиңа (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен,
Көтмәгәндә башым әйләндергән өчен,
Әлегәчә гади булган бар нәрсәне
Әллә нинди сихри ямьгә төргән өчен.

Рәхмәт сиңа төшләремә кергән өчен,
Көтеп алган яңгыр булып килгән өчен,
Күңелемдәге сулып барган гөлләремә
Яшәртүле яшәү көче биргән өчен.

Рәхмәт сиңа иң бәхетле көннәр өчен,
Кавыштырган сихри айлы төннәр өчен.
Рәхмәтемнең иң олысы: мәхәббәтне
Гомер буе саклап кала белгән өчен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (24 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »