Мәхәббәт (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Чәчләремне иркәләгән
Җилме әллә мәхәббәт?
Шатлыгымда, сафлыгымда
Синме әллә, мәхәббәт?

Синең генә исемеңне
Кабатлыймын мең кабат.
Бу дөнъяда яшәүем дә —
Мәхәббәт!

Күңелемнән һич җуелмас
Сагыш микән мәхәббәт?
Алсу таңда очып килер
Аккош микән мәхәббәт?

Синең генә исемеңне
Кабатлыймын мең кабат.
Бу дөнъяда яшәүем дә —
Мәхәббәт!

Үзәкләрне сызып чыккан
Бер моңмы син, мәхәббәт?
Гомер буе очып җитмәс
Йолдызмы син, мәхәббәт?

Синең генә исемеңне
Кабатлыймын мең кабат.
Бу дөнъяда яшәүем дә —
Мәхәббәт!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »