Сагышларым туган якта

Туган якны кем сагынмый, кем юксынмый,
Шул якларга өзелеп карап кем үксеми.
Көн дә кайтам уйларымда туган якка,
Моңнарымны көйгә салам синең хакта.

Кайтыгыз дип пышылдыйлар хәтта үләннәр,
Туган якка бер кайта ул читтә йөргәннәр.

Сагыш утларында янам, туган ягым,
Сине сагынып җырлар җырлыйм менә тагын.
Йөрәк моңнарымны илтеп сиңа җилләр,
Юксындыра икән, дуслар, туган җирләр.

Кайтыгыз дип пышылдыйлар хәтта үләннәр,
Туган якка бер кайта ул читтә йөргәннәр.

Таралдык без дөнья буйлап бәхет эзләп,
Җыйналышыйк, көтә безне туган төбәк.
Тик бәхетле була кеше туган якта —
Аңладым мин чит җирләрдә шушы хакта.

Сагынуга, сагышларга, дуслар, түзмәдем —
Кайтам инде, каршы алсын туган җирләрем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »