Яшиселәр килә (беренче вариант)

Беләсеңме, синең белән җирдә
Гөрләттереп яшиселәр килә!
Сине генә сөеп һәм үзем сөелеп,
Изге җаннар белән тирә-юньдә.
Беләсеңме, синең белән җирдә:
Таңнарымны каршылыйсым килә!
Карашыңны тоеп йөзләремдә,
Барысы да йоклаган иртәдә.

Беләсеңме, синең белән җирдә:
Яшиселәр килә мәңге бергә!
Балаларга үрнәк булып гел дә,
Онытылмаслык булып киткәчтен дә.

Беләсеңме, синең белән җирдә:
Булсын иде иңнәр гел дә иңдә.
Авыр мизгелләрне икәү генә бергә
Җиңеп барсак иде без гомергә.
Беләсеңме, синең белән җирдә:
Уйсак инде тик яхшы хатирә.
Яхшылыклар белән искә алып,
Без елмайсак иде үткән көнгә.

Беләсеңме, синең белән җирдә:
Яшиселәр килә мәңге бергә!
Балаларга үрнәк булып гел дә,
Онытылмаслык булып киткәчтен дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »