Дусларга (икенче вариант)

Аргы яктан бирге якка
Озын юлны кем салган?
Безнең дуслар юл салган шул,
Безнең дуслар юл салган.

Кунак җыеп, мәҗелес корып,
Борынгылардан калган.
Кунак җыеп, мәҗелес корып,
Борынгылардан калган.

Ай, атларым, атларым шул,
Барлап чыккан чакларым.
Ай, атларым, атларым шул,
Барлап чыккан чакларым.

Атым өчен ай, нишлимен,
Үтте яшьлек чакларым шул?
Атым өчен һай, нишлимен,
Үтте яшьлек чакларым?

Безнең атлар су кичә шул,
Арасында бер кара.
Акылың булса — уйлап кара,
Бу дөнъяда кем кала?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »