Кайтмаска кит

Категория: көе һәм сүзләре

Кабат искә төште, мин сине уйлыйм
Үз-үземне нигә аңлый алмыйм,
Белмим җаным нигә, нигә сине сөйдем
Тик уземне генә аңлый алмыйм…

Мин кайтмамын сиңа, син көтмәдә мине
Җәйге кояш сунде минем күңелемдә,
Синең белән булган шушы якты мизгел
Истә калды минем мәңгегә, мәңгегә…

Син кит инде җаным, кайтмаска кит
Сулган килеш калсын җан күңел
Син уемда минем, син җанымда гел
Тик үземне генә аңлый алмыйм…

Мин кайтмамын сиңа, син көтмәдә мине
Җәйге кояш сунде минем күңелемдә,
Синең белән булган шушы якты мизгел
Истә калды минем мәңгегә, мәңгегә…

Син китәсең инде «Сөймим диеп кит»
Мин еламам җаным яшем кипкән бит,
Мәңге сүнмәс төсле тыелган ялкында
Өметем минем сүнеп беткән бит.

Мин кайтмамын сиңа, син көтмәдә мине
Җәйге кояш сунде минем күңелемдә,
Синең белән булган шушы якты мизгел
Истә калды минем мәңгегә, мәңгегә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »