Яшермәче, иркәм (беренче вариант)

Карашларың көзге кояш сымак,
Нигә, иркәм, салкын карыйсың?
Сабырлыгы җуйган йөрәгемә
Тагы тирән яра ясыйсың.

Яшермәче, иркәм (бәгърем), әйт дөресен,
Бүтәндәме хәзер күңелең.
Умырзая гомере кебек кыска
Булдымы әллә мине сөюең?..

Әллә уйларыбыз аерыламы,
Аерчалы юллар шикелле?
Әллә мәхәббәтем сүнеп калды,
Аландагы учак шикелле?!

Яшермәче, иркәм (бәгърем), әйт дөресен,
Бүтәндәме хәзер күңелең.
Умырзая гомере кебек кыска
Булдымы әллә мине сөең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »