Туганнар (дүртенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Күңелләрне күтәрергә
Янда якын дуслар бар.
Авыр чакта дуслар сирәк,
Кирәк була туганнар.

Эй, туганнар исән чакта
Белик без кадерләрне.
Юктан хәтерләр калдырып
Телмик без бәгерләрне.

Туганлыкның сихри хисе
Бәйләнгән күңелләргә.
Бергә булсак, араларга,
Кермәс салкын җилләр дә.

Эй, туганнар исән чакта
Белик без кадерләрне.
Юктан хәтерләр калдырып
Телмик без бәгерләрне.

Очарашыйк без туган җирдә
Карамый томаннарга.
Сабырлыклар бирсен Ходай
Тугансыз булганнарга.

Эй, туганнар исән чакта
Белик без кадерләрне.
Юктан хәтерләр калдырып
Телмик без бәгерләрне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »