Сиңа кайттым, газиз туган җирем

Категория: көе сүзләре

Сиңа кайттым, газиз туган җирем,
Сагындырды чишмә буйлары.
Аерылып гомер кичерсәм дә,
Аерылмады синнән уйларым.

Сиңа кайттым, газиз туган җирем,
Кырларыңа күңелем җилкенде.
Нурга чумган җәйге үзәннәрең
Бигрәк ямьле, бигрәк сөйкемле.

Сиңа кайттым, газиз туган җирем,
Синдә генә күңелем дәвасы.
Гомеремә мәңге дәва булсын
Туган җирнең якты һавасы.

Сиңа кайттым, газиз туган җирем,
Инешләрең буйлап узарга.
Җанга якын агым суларыңның
Тавышына кушылып җырларга.

Сиңа кайттым, газиз туган җирем,
Чынга ашты изге хыялым.
Чит җирләрдә яшәсәм дә, синнән
Аерылмас гомер юлларым.

Сиңа кайттым, газиз туган җирем,
Каршылады аяз таңнарың.
Гомеремнең иң шәп минутлары
Синдә үткәнлеген аңладым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (10 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »