Челпәрәмә килде уйлар, барыр юлларымда томан,
Газаплардан арыган йөрәк уян инде, инде уян,
Гомеремнең синдә булган көннәренә кабер уям,
Ул көннәрнең көндәлеген сары битен йә хуш ябып куям.
Көз, сагыш, яңгыр, hәм мин авыр чаклар,
Бер кыл гына булып калган моңлы җанны кем соң яклар?
Ә бит булды бл сөюнең матур мәле, алтын мәле,
Сөю бездән китеп бара син дә бәгрем уйлап кара яле,
Быз кабызган йолдызларда зәңгәр күктә сүнәр инде,
Кем гаепле? Язмышлар мы? Әллә син ме? Әллә мин ме?
Көз, сагыш, яңгыр, hәм мин авыр чаклар,
Бер кыл гына булып калган моңлы җанны кем соң яклар?
Йә йөрәгем, түземле бул авырлыктан, бардыр берәр чыгу җае,
Сынмаганга сынаулары саласыңмы hаман эй, Ходаем,
Су өстендә ялгыз аккош, җир өтендә ялгыз агач, язмышкаем,
Синең дә бит, минсез бәгърем, көндезләрен юк кояшың, төнен аен.
Көз, сагыш, яңгыр, hәм мин авыр чаклар,
Бер кыл гына булып калган моңлы җанны кем соң яклар?