Гомер үтә (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Мин бу җирдә җыр-моң булып
Калыр идем,
Йөрәгеңнең мең кылларын
Чиртәр идем.

Салкын җилләр исү белән
Көзләр җитә,
Бәгырьләрне өтә-өтә
Гомер үтә.

Язлар саен умырзая
Булыр идем,
Күзләреңнең явын (нурын) алып
Балкыр идем.

Салкын җилләр исү белән
Көзләр җитә,
Бәгырьләрне өтә-өтә
Гомер үтә.

Синең белән бер сукмактан
Узар идем,
Чәчләреңә гөл-чәчәкләр
Үрер идем.

Салкын җилләр исү белән
Көзләр җитә,
Бәгырьләрне өтә-өтә
Гомер үтә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (12 голосов)
« »