Каенлыкта

Категория: көе сүзләре

Минем ялгыз сәфәремне
Көз каршылый кабынып.
Сары яфрак асларында
Сукмак калган ябылып.

Шушы сукмак чыккан җирдә
Безнең язмыш кабынган.
Каеннар да минем кебек
Сине өзлеп сагынган.

Канлыкта чибәр каен
Сабыр бул дип өйрәтте.
Вакыт җиле, көзге нурлар
Давалады йөрәкне.

Шушы сукмак чыккан җирдә
Безнең язмыш кабынган.
Каеннар да минем кебек
Сине өзлеп сагынган.

Канлыкта каеннар да
Сирәгәеп балалар.
Елдан — елга ераклаша
Безнең моңлы аралар.

Шушы сукмак чыккан җирдә
Безнең язмыш кабынган.
Каеннар да минем кебек
Сине өзлеп сагынган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »