Кичәге салдат

Безгә хас түгел күңел бушлыгы, бушлыгы,
Ут булып янам салдат дуслыгы, дуслыгы.
Дуслык, иптәшлек, күңелдә канат,
Дуслыкка тогры кичәге салдат.

Салдат елларын бергә үткәрдек, үткәрдек,
Авырлык булса бергә күтәрдек, күтәрдек.
Җиңү юллары үтәлми ансат,
Кыю бар алга кичәге салдат.

Каршы көчләрне бергә җимердек, җимердек,
Салдат чак, бер чак, дуслык гомерлек, гомерлек.
Без әзер, сафта басарга кабат,
Кичәге салдат — бүгендә салдат.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »