Кавказ дустыма

Категория: көе сүзләре

Каф таулары ай-һай биек
Менәсең урап-урап.
Тик аннан бердә калышмый
Чал чәчле горур урал.

Әйдә дустым бас, тартынма,
Безнең милли көенә.
Дәртле ике биюләрдә,
Ялкын икән көе дә.

Барабанның моңнарына
Курай көе кушылгач,
Сайрап калды бөтен дөнъя,
Көнсеп алды сандугач.

Әйдә дустым бас, тартынма,
Безнең башкорт көенә.
Дәртле ике биюләрдә,
Ялкын икән көе дә.

Калды күңелгә истәлек,
Калды тик сагышларым.
Каф тауында туган моңны
Дустыма багышладым.

Әйдә дустым бас, тартынма,
Безнең милли көенә.
Дәртле ике биюләрдә,
Ялкын икән көе дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »