Авыл көйләре

Категория: көе сүзләре

Үзәкне өздереп уйный гармун,
Моң агыла туган ягымнан.
Гармун моңы — авыл истәлеге
Йөрәкләрдә сабый чагымнан.

Әйдә, гармун, уйна, кушылып җырлыйм,
Уятыйк авылым өйләрен.
Мин бит онытмадым, шулкадәр яратам
Һаман да сагынам авыл көйләрен.

Гармун моңы — әткәй җыры бит ул,
Әйдә, тагын бер искә төшсен.
Туган җирләрен ташлап киткәннәр
Ишетсә, тагын яшен түксен.

Әйдә, гармун, уйна, кушылып җырлыйм,
Уятыйк авылым өйләрен.
Мин бит онытмадым, шулкадәр яратам
Һаман да сагынам авыл көйләрен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (26 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »