Соңладың (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Күптән көтә идем сине, күптән,
Күп елларга инде уралып.
Күңелемнең чәчкә аткан язы,
Җәйләрендә син бит булмадың.

Төннәр буе йоклый алмаганда
Яннарымда син бит булмадың.
Нигә килдең алтын көзлөр җиткәч,
Үз юлыңнан әллә уңмадың.

Булмадың син тормыш җилләренә
Каршы барган чакта ялгызым.
Бураннарда калып адашканда
Аткан чакта күктә йолдызым.

Төннәр буе йоклый алмаганда
Яннарымда син бит булмадың.
Нигә килдең алтын көзлөр җиткәч,
Үз юлыңнан әллә уңмадың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »