Җуймам микән сабырлыгым

Категория: көе һәм сүзләре

Сөю-назга сусаганда җаным
Гашыйк булдым, сине күрдем дә.
Җанга үтеп керде карашларың,
Ялкын идеме әллә күңелеңдә?!

Учларымда утлы күмер минем,
Мәхәббәтем кайнар ялкынлы.
Җанны телгәләүче бу язмышым
Сабырлыкларымның хакымы?!

Шундый булып җиргә туганмын мин,
Хилафлык юк минем күңелемдә.
Ялгыз янам, ләкин, өмет өзмим,
Көтәм әле бәхет таңын да.

Учларымда утлы күмер минем,
Мәхәббәтем кайнар ялкынлы.
Җанны телгәләүче бу язмышым
Сабырлыкларымның хакымы?!

Ә мин яшим бүген бу дөньяда
Утлы күмер тотып учыма.
Җуярмын дип куркам сабырлыгым
Чыгармын дип куркам каршыңа.

Учларымда утлы күмер минем,
Мәхәббәтем кайнар ялкынлы.
Җанны телгәләүче бу язмышым
Сабырлыкларымның хакымы?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »