Туган як та, син дә бер генә

Дәште микән әллә йолдызлары
Ашкындырып зәңгәр күгенә?
Йолдызлы күк ерак,
Ә туган як? —
Туган як та, син дә бер генә.

Колачыңны җәеп каршыла да,
Син минеке диеп, дәш кенә.
Кабатланмас матур яшьлегемә —
Йөгереп кайтам сиңа, Шәткемә.

Дәште микән әллә килер язлар?
Тау-әрәмәм калды бөредә…
Килер язлар ерак,
Ә туган як? —
Туган як та, син дә бер генә.

Колачыңны җәеп каршыла да,
Син минеке диеп, дәш кенә.
Кабатланмас матур яшьлегемә —
Йөгереп кайтам сиңа, Шәткемә.

Дәште микән әллә барыр юллар?
Юллар кала, еллар йөгерә…
Барыр юллар ерак,
Ә туган як? —
Туган як та, син дә бер генә.

Колачыңны җәеп каршыла да,
Син минеке диеп, дәш кенә.
Кабатланмас матур яшьлегемә —
Йөгереп кайтам сиңа, Шәткемә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.1 (9 голосов)
« »