Ай утыра елмаеп

Категория: көе сүзләре

Күктә йолдызлар нурлардан
Чигү чигәләр каеп.
Көйәнтәле кызны кочып
Ай утыра елмаеп.

Сандугачлар моң сибүдән
Бар дөнъя калган баеп.
Моңдан гашыйклар исергән
Мин генә йөримен аек.

Сандугачларның моңнары
Чайпылалар түгелә.
Минем дә гашыйк чакларым
Һаман яши күңелдә.

Сандугачлар моң сибүдән
Бар дөнъя калган баеп.
Моңдан гашыйклар исергән
Мин генә йөримен аек.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »