Гомеркәйләр аз гына

Категория: көе сүзләре

Чишмә җырлый,
Чалгы чыңлый,
Сулыр һава бал гына;
Бел кадерен җәйләреңнең,
Бел кадерен җәйләреңнең,
Җәй — кәккүкле таң гына,
Җәй — кәккүкле таң гына, таң гына.

Зәңгәр күктән
Кошлар үтә,
Җиргә сибелә чың гына;
Бел кадерен көзләреңнең,
Бел кадерен көзләреңнең,
Көз — нагышлы моң гына,
Көз — нагышлы моң гына, моң гына.

Кич йә иртә
Тәрәзә чиртә,
Җил тынмыйча һис кенә;
Бел кадерен кышларыңның,
Бел кадерен кышларыңның,
Кыш — бер уйчан кич кенә,
Кыш — бер уйчан кич кенә, кич кенә.

Кояш нурлый,
Тамчы җырлый.
Килә (туыр) көләч яз гына;
Бел кадерен язларыңның,
Бел кадерен язларыңның,
Яз — өметле наз гына;
Яз — өметле наз гына, наз гына.
Бел кадерен ил-көнеңнең,
Бел кадерен гомереңнең, —
Гомеркәйләр аз гына,
Гомеркәйләр аз гына, аз гына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »