Кайтам әле туган ягыма

Категория: көе һәм сүзләре

Авылыма кайтам бик күп еллар аша,
Бәхетемә куанып туймыйм.
Узган яшьлек кайта, язгы сулар таша,
Айлы кичтә мин гармун уйныйм.

Кайтам әле туган ягыма,
Кемнәр анда мине сагына?
Су буенда үсә юкәләр,
Мин кайтмасам кемнәр үпкәләр?

Матур туган авылым, һаман күз алдымда,
Күкләреңдә таныш йолдызлар.
Гади бала чагым үткән урамыңда,
Яңа җырлар җырлый яшь кызлар.

Кайтам әле туган ягыма,
Кемнәр анда мине сагына?
Су буенда үсә юкәләр,
Мин кайтмасам кемнәр үпкәләр?

Юл буенда шаулый каеннар чайкалып,
Батырып бик моңлы уйларга.
Әй, матур яшьлегем, үзеңә кайт алып,
Кызларга гармунда уйнарга.

Кайтам әле туган ягыма,
Кемнәр анда мине сагына?
Су буенда үсә юкәләр,
Мин кайтмасам кемнәр үпкәләр?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.6 (160 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »