Бик сагынсаң әгәр мине (Әгәр мине бик сагынсаң)

Бик сагынсаң әгәр мине,
Зәп-зәңгәр күккә кара:
Син яшәгән якка таба
Аккошлар очып бара.

Тик әйт әле: мәхәббәттә
Аккошларга тиңме без?
Тиң икәнбез, аккош булсын
Безнең шартлы билгебез.

Эзләрсең син аккошларны,
Сөюеңне сакласаң,
Тик кайгырма, зәңгәр күктән
Аккошларны тапмасаң.

Аларның бит гомерләре
Зәңгәр күккә бәйләнгән.
Күпме аккошның гомере
Ак болытка әйләнгән.

Бик сагынсаң, ак болытлар
Күренер аккош булып.
Ак мамыкларын кар итеп
Очыртыр аккош — болыт.

Кар бөртекләре алдыңда
Бөтерелеп йөрерләр,
Аннан… күз яшьләрем булып
Керфегеңдә эрерләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
« »