Язлардан алалмыйм күземне

Бәхеткә төренгән,
Шатлыкка күмелгән
Беренче ярату язлары.
Сагынып язларны,
Эзләп бу якларны
Тезелеп кайта кыр казлары.

Көнләшмә, тулган Ай,
Яныңда Зөһрә бар,
Бәхетле сана син үзеңне.
Сөюгә күмелгән,
Шатлыкка төренгән
Язлардан алалмыйм күземне.

Бар җиһан яшәрә,
Дәрт ташый яшьләрдән,
Һәркемгә яз сөю өләшә.
Яр таба ярларны,
Яз сыный аларны
Парлардан хәтта Ай көнләшә.

Көнләшмә, тулган Ай,
Яныңда Зөһрә бар,
Бәхетле сана син үзеңне.
Сөюгә күмелгән,
Шатлыкка төренгән
Язлардан алалмыйм күземне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (13 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »