Килдең дә син киттең, сөйгәнем …

"Син язмышым!" — дидем,
Килеп башын идем,
Белмәгәнмен сагыш көткәнен.
Йөрәктә ут-ялкын,
Янымда юк якын,
Килдең дә син киттең, көткәнем …

Соңлаганмын икән,
Язмышымда бүтән,
Син бер дигән идем көткәнем.
Син хыялым минем,
Бердән-берем минем,
Килдең дә син киттең, көткәнем …

Гомер буе көтеп,
Күпме юллар үтеп,
Сизмәгәнмен еллар үткәнен.
Ярты җаным нишләр,
Табылырмы ишләр?
Килдең дә син киттең, көткәнем …

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »