Яфрак җиле

Яфрак җиле исә каенлыкта,
яфрак яра инде каеннар.
Ниләр булды быел күңелемә,
Яфрак җиле искән чагында.

Яфрак җиле исә җилфер-җилфер,
сөйләгәндәй нидер каеннар.
Әллә ниләр сөйләр булам сиңа,
очрашчак бер яфрак аенда.

Яфрак җиле исә каенлыкта.
Исәр дә ул тыныр бер мәле.
Тынмас инде, тынмас күңелемдә
син калдырган сагыш җилләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »