Карлыгач (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Юлларым кая бара,
Ашкынам, кемне эзлим?
Бер көн түгел, еллар үткәч,
Аңламыйм, белмим, белмим.

Яннарыма очып кил син,
Карлыгачым, карлыгач.
Хәлләремне сиңа сөйлим,
Сөйләр кешем булмагач.

Бер яшлектә, бер картлыкта,
Димиләр юкка гына.
Карлыгач, дисәләр, күңел
Янадыр утта гына.

Яннарыма очып кил син,
Карлыгачым, карлыгач.
Хәлләремне сиңа сөйлим,
Сөйләр кешем булмагач.

Яннарыма очып кил син,
Карлыгачым, карлыгач.
Хәлләремне сиңа сөйлим,
Сөйләр кешем булмагач.

Яннарыма очып кил син,
Карлыгачым, карлыгач.
Хәлләремне сиңа сөйлим,
Сөйләр кешем булмагач.

Еллар аша минем юллар
Тик туган якка кайта.
Хәзер карлыгачны күрем
Бары тик туган якта.

Яннарыма очып кил син,
Карлыгачым, карлыгач.
Хәлләремне сиңа сөйлим,
Сөйләр кешем булмагач.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »