Яшел чирәм

Яшел чирәм үскән,
Яшел чирәм үскән урам буйлап.
Икәү бергә йөргән яшьлек иртәсе
Еракларда калды,
Сагынырга гына калды,
Сагынсаң да нихәл итәсе…

Яшел чирәм үсми,
Яшел чирәм үсми инде бүген,
Икәү бергә йөргән урам тапталды.
Аккош ташлап киткән,
Суы кипкән бер күл кебек,
Бик ямансу булып тын калды.

Яшел чирәм беткән,
Яшел чирәм беткән кебек әллә,
Очрадымы безнең язмыш давылга.
Чирәм генә түгел,
Гөлләр үстерербез бергә,
Кайт кына син туган авылга!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »