Добавлено Almaz в ВС, 06/07/2014 - 21:39
Иркә нурлар күңелемдә
Уйный бүген, уйный.
Язлар яна йөрәгемдә
Кояш булып елмай.
Бәхетем — син,
Язым — син,
Мәхәббәтем, назым — син.
Язлар җиткәч, җәй дә килер,
Күктә калкыр болыт.
Аяз кояш көйдергәндә,
Яу син ләйсән болыт.
Бәхетем — син,
Җәем — син,
Күкрәгемдә җаным — син.
Карлар бурап, кыш та килер,
Безгә саллар сибәр.
Тик йөрәгем ул чакта да
Сөю булып тибәр.
Бәхетем — син,
Кышым — син,
Ташлап китмәс кошым — син.
Бәхетем — син,
Җырым — син,
Мәхәббтем, нурым — син.