Кичермәсләр төсле, кичермәсләр

Синең белән аерылганнан бирле
Телим гөлгә бүтән үрелмәскә, —
Безне таныштырган алсу гөлчәчәкләр
Кичермәсләр төсле, кичермәсләр.

Синең белән аерылганнан бирле
Йоклый алмыйм айлы кичләрдә, —
Безне кавыштырган айлы матур кичләр
Кичермәсләр төсле, кичермәсләр.

Синең белән аерылганнан бирле
Телим хәзер искә төшермәскә, —
Рәнҗетелгән яшьлек, уртак сөю-хисләр
Кичермәсләр безне, кичермәсләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (4 голоса)
« »