Ирмәшем

Урманыма кердем бүген,
Өзеп каптым миләшен.
Бигрәкләр дә сагындырган
Авылкаем — Ирмәшем.

Яшь каеннарым үскәннәр,
Бөгелмиләр җилләрдә.
Язмыш читкә җибәрсә дә,
Кайтам туган җирләргә.

Туган җир бабам туфрагы,
Синдә минем язмышым.
Син генә кичерә белдең,
Балачакның ялгышын.

Туган җирем, синең хакта
Иртә, кичтә уйландым.
Хәрби антым тәмамлагач,
Сиңа кабат юл алдым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »