Якты нурың калды күңелдә

Яшьлегемнең язын, мәхәббәтем назын,
Йөрәккәем һаман сагына.
Син кайда соң иркәм? Көтәм кичен, иртән,
Күрешәсе иде тагы да.

Яшьлегемнең язын, мәхәббәтем назын,
Булмый икән, булмый онытып.
Хәлең ничек димә, бәгыремне телмә,
Күпме еллар яшим ут йотып.

Яшьлегемнең язы, мәхәббәтем назы,
Һаман әле күңел түрендә.
Кулъяулыгың калды, көтеп күзләр талды,
Якты нурың калды күңелдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »