Добавлено Almaz в ВС, 17/08/2014 - 00:46
Җилеп үтте гомер юлым
Сизмидә калдым үзем,
Әйтерсең дә хәтфә болын,
Ә мин җил булып истем…
Үкенмичә яшәүләргә
Бу дөнъяда ни җитә:
Үкенечле булмый гомер
Изгелекләрдә үтсә.
Гомер үтә, йөгәнсез уй
Яшлеккә кире җилә:
Күңелемне саклый бит ул —
Картлыкны кичектерә.
Үкенмичә яшәүләргә
Бу дөнъяда ни җитә:
Үкенечле булмый гомер
Изгелекләрдә үтсә.
Ак чәчләрне, маңгай сырын
Гомер үзе саладыр…
Изге эшләрне фәрештәләр
Гамәлләргә язадыр.
Үкенмичә яшәүләргә
Бу дөнъяда ни җитә:
Үкенечле булмый гомер
Изгелекләрдә үтсә.