Добавлено Almaz в ВС, 17/08/2014 - 21:59
Яшел хәтфә болыннарда
Эзләдем эзләреңне.
Кошлар миңа кабатлыйлар
Мәхәббәт сүзләремне.
Гөлләренә караганчы,
Күз нурын калдырганчы.
Яндырганчы гайбәтләрне,
Гомерне яндырганчы.
Аккошларның канат җиле
Ишелә чәчләремә.
Миңа салкын, булчы ялкын
Мәхәббәт хисләремә.