Аермачы Ходай

Аермачы Ходай икмәк-судан,
Җирем биргән изге җимештән,
Урман-далалардан, тугайлардан,
Чылтырап та аккан инештән.

Аермачы Ходай балалардан,
Туганнардан, якын дуслардан,
Буйдай дулкынланган далалардан,
Сайрап кына торган кошлардан.

Аермачы Ходай туган җирдән,
Эчәр суларымны киптермә.
Чуак булсын күге атайсалның,
Туган җиргә бәлә китермә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »