Добавлено Almaz в Пнд, 18/08/2014 - 08:01
Талпынасың, ашкынасың,
Күзләреңдә нур гына;
Эй, яшь егет, йөрәгеңнән
Нинди шатлык ургыла?
— Янып-шашып, янып-шашып
Булдым гашыйк!..
— Чал чикәле узаман ир,
Нигә авыр канатың,
Нинди хәсрәт төште сиңа,
Нигә моңсу карашың?
— Янып-шашып, янып-шашып
Булдым гашыйк…