Ышанып яшим

Мин бәхетле дип әйтәм дә,
Ышанам шуңа үзем.
Сыгылып елар чакта да,
Сыгылып елар чакта да,
Елмая балкый йөзем,
Балкый йөзем.

Шулай ышанып яшим мин
Гомерем буена.
Тик төннәрен генә җаным,
Тик төннәрен генә җаным,
Җаным сагышыма сыена.

Мин көчлемен дип әйтәм дә,
Тагы ышанам шуңа.
Егылып ятыр чакта да,
Егылып ятыр чакта да,
Чыгып китәмен юлга,
Чыгам юлга.

Шулай ышанып яшим мин
Гомерем буена.
Тик төннәрен генә җаным,
Тик төннәрен генә җаным,
Җаным сагышыма сыена.

Мин яратам дип әйтәм дә,
Ышанам шуңа тагын.
Тынып бетәр чакта да,
Тынып бетәр чакта да,
Күңел дә хисләр назы,
Синең назың.

Шулай ышанып яшим мин
Гомерем буена.
Тик төннәрен генә җаным,
Тик төннәрен генә җаным,
Җаным сагышыма сыена.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »