Карабай* (икенче вариант)

Җилфер-җилфер җил исә,
Җитен тамырын җил кисә.
Егет үсә, кыз үсә, һай,
Егет күңелен кыз өзә.

Әллиләү генәем,
Бәллиләү генәем,
Кара карлыгачкаем да,
Сары сандугачкаем.

Әллиләү генәем,
Бәллиләү генәем,
Әсмәбикә тыпырдатып
Биеп килә генәем.

Өй түрендә бакчада,
Син тирәк булсаң иде.
Шул тирәкнең төпләрендә
Мин җиләк булсам иде.

Иртә дә кил, кич тә кил,
Тәрәзәмне чиртә кил.
Чиртүеңнән танырмын да
Каршы чыгып алырмын.

* — шул көйне иҗат итүче курайчының исеме

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »