Каен җиләге

Ак каенның җырын тыңлап
Үскән каен җиләге*…
Каен җиләген җыйыйк ла,
Акланнарга кил әле.

Эшләреңне онытып тор,
Елмаяле, көл әле.
Гомер буе өметләнеп
Көтеп алган көн әле.

Җиләк белән сыйлармын дип,
Сине көтәм мин әле.
Татлы каен җиләгенең
Тәмен татып бел әле.

Эшләреңне онытып тор,
Елмаяле, көл әле.
Гомер буе өметләнеп
Көтеп алган көн әле.

Их, тагы да уңыр микән
Быел каен җиләге?!
Икеү җыйган җиләк тәмен
Онытканым юк әле.

Эшләреңне онытып тор,
Елмаяле, көл әле.
Гомер буе өметләнеп
Көтеп алган көн әле.

* — икенче һәм дүртенче юллар өч тапкыр җырлана

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »