Добавлено Almaz в ВС, 07/09/2014 - 13:30
Мине сагындыгызмы,
Мине таныдыгызмы,
Шаулап куандыгызмы, каеннар?
Көткәнегезне беләм,
Ашкынып кайтып киләм,
Сезне өзелеп сагынганга каеннар!
Балачагым эзләре,
Әткәй-әнкәй төйәге.
Һәр чак үзенә тарта торган як!
Мине көткәнне беләм,
Ашкынып кайтып киләм,
Сине өзелеп сагынганга туган як!
Хәсрәтем таратырлык,
Яралар уңалтырлык,
Әлдә изгенән-изге төйәк бар!
Көткәнегезне беләм,
Ашкынып кайтып киләм,
Сезне өзелеп сагынганга туганнар!